Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Күрәзәче 25 яшьтә һәлак булачагымны әйтте"

"19 яшемдә ахирәтләрем белән күрәзәчегә бардык. Минем аның янына керәсем килмәде, читтәрәк күзәтеп кенә тордым. Ләкин күрәзәче үзе минем янга килде дә: «Мин сиңа шуны гына әйтәм, син 25 яшеңдә үләчәксең», - диде. Моңа бик нык борчылдым. Соңрак булачак ирем белән танышкан та, бу турыда аңа да сөйләдем.

Миңа 24 яшь чакта без ирем һәм улым белән авариягә эләктек. Машина әйләнгәндә, кулымны ачык тәрәзә аша тышка чыгарган булганмын. Ватылган тәрәзә пыялалары кулымны кискәләгән иде. Дәваханәдә бу кулымны кистеләр. Ирем белән улыма берни дә булмады.   Реанимациядә ятканда һәрвакыт күрәзәченең сүзләрен искә төшердем. Күрәзәче миңа сак булырга кушкандыр, бәлки. Хәзер инде болар турында уйлану кирәкми. Әмма бу сүзләрне башкаларга сөйләп йөрүемә үземә ачуланам. Бәлки мин шулай үзем юрап бу бәлагә тарыганмындыр", - дип яза Эльвира.   Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?   

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36477

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев