Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышкы депрессиядән арынып буламы?

Кышын көннең кыска булуы, кояш күренмәү көчнең кимүенә, өметсезлеккә, игътибар туплый алмауга китерә.

Кышкы күңел төшенкелеген дәвам итүче коронавирус инфекциясе дә көчәйтә. Мондый ситуациядән нинди ысуллар белән чыгарга мөмкин соң?

Күбрәк хәрәкәтләнегез. Әгәр спорт залына йөрү кыенлык тудырса, өйдә видео-тренировкалар ярдәмендә күнегүләр ясагыз. Төрле юнәлештәге биюләр дә кәефне күтәрүнең менә дигән ысулы! Чаңгы яки тимераякта шуу, кышкы урманда йөрү дә бихисап шатлык китерер.

Яктылыкка чыгыгыз. Хәтта кояш булмаганда да көндез саф һава суласагыз, күңелегез күтәрелер. Ким дигәндә 15 минут йөрегез. Бу вакыт эчендә яктылык баш миенә үтеп керә, серотонин һәм дофаминны бүлеп чыгару процессы башлана. Бу гормоннар кәефне күтәрә, депрессия симптомнарын юк итә.
Тәрәзәгә якынрак килегез. Урамда суык булганда һәм урамга чыгасы килмәгәндә, эш өстәлегезнең торышын үзгәртегез. Тәрәзә янына куеп, пәрдәләрне ачыгыз, көн яктысына һәм кояшка бүлмә эченә эләгергә мөмкинлек бирегез. Бу кәефне күтәрәчәк. Табигыйга охшаш ясалма яктылык тудыра торган прибор сатып алырга мөмкин.

Аралашыгыз. Кәеф булмаган вакытта янәшәгездә сезне аңлаган һәм хуплаган кешеләрнең булуы бик мөһим. Алар белән даими аралашып торыгыз. Аралашу хәтта виртуаль дә булырга мөмкин. Әмма барыбер күрешүләр күпкә яхшырак. Бергәләп кызыклы фильм карарга, күңел ачу чаралары оештырырга, үзеңнән начаррак хәлдәге кешеләргә ярдәм итәргә була.
Кышка карата булган мөнәсәбәтегезне үзгәртегез. Бу ел фасылын күңелсез һәм авыр чор буларак кабул итмәгез. Ял алыгыз, сәяхәткә барыгыз. Кышка яңа әйберләр өйрәнү, яңа урыннар белән танышу мөмкинлеге итеп карагыз.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kyshky-depressiyadn-arynyp-bulamy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев