Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Тау авылында яшәүче Назирә әби Кәримова 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады

Акъәбигә Ил башлыгының, район башлыгының Котлау хатлары тапшырылды.

(2 февраль, “Апастово-информ”). 


Назирә әби гомере буе туган авылы колхозында хезмәт куйган, шушында яшьлеге узган, гаилә корып, алты бала үстергән. 
“Гомерем буе эшләдем. Хәзер дә тик утыра алмыйм. Бакчада яшелчәсен дә үстерәм, эрләү, бәйләү эшен яратам. Үзем бәйләгән оекбашларымны картлар йортына, мәчеткә йөрүче авылдашларыма бүләк итәм”, - ди ул үзе. 
Район Советы Аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева акъәбигә иң изге теләкләрен җиткереп җитәкчелекнең Котлау хатларын тапшырды. Җирлек башлыгы Марат Нуриев аңа җылы юрган һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. 
#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев