Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кызыл Тау авылында яшәүче Нәгыйм һәм Рузалия Гафаровлар иңне-иңгә куеп, аңлашып 55 ел парлы гомер итәләр

Туган нигез җылысын саклап, туганнарны хәзер дә бер йодрыкка җыеп, дуслар, авылдашлар өчен өлге булып яшиләр алар.

(15 май, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Нәгыйм абый – Кызыл Тау авылы егете. 7 классны тәмамлагач, колхоз эшенә чыга. Ат җигеп эшли, трактор иярли. 3 ел армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетне авылда клуб мөдире итеп билгелиләр. Ләкин, җир эшенә тартылган егет, укуын дәвам итү теләге белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына юл ала. Белгечлек алган көннән башлап, гомер буе агроном, су сиптерүче белгеч булып эшли.

Нәгыйм абый тормыш иптәше сайлаганда да ялгышмый. Тутай авылының иң акыллы, уңган кызы Рузалияне килен итеп алып кайта. Бу вакытта Рузалия апага 19 гына яшь була әле. 9 кешелек ишле гаиләдә матур гына яшәп китә алар.

Рузалия апа иң элек сыер савучы булып эшли, колхозның төрле эшләрендә катнаша. Аннан озак еллар балалар бакчасында пешекче булып хезмәт итә.
-Дөнья бәясе торырлык кешеләр. Без аларга гомер буе рәхмәтле. Нәселебез ишле. Без – 10 бала үстек. Барыбыз да гаиләләребез белән төп йортка – Нәгыйм абый белән Розалия янына җыелабыз. Хәзер дә 7 бертуган еш очрашабыз, 3 бертуганыбыз инде безнең сафларда юк. Алар һәрчак ачык йөз, тәмле сый белән каршы алалар. Туганнарыбызның яхшылыкларын кайтарып та бетерә торган түгел, - ди энеләре Рөстәм абый Гафаров.

Гаиләдә үзара аңлашу, хөрмәт хөкем сөрә, бер-берсен санлап, кирәк чакта юл куеп, үткәрә белеп яши алар. Кызлары Гүзәлия дә әти-әнисе үрнәгендә үскән, оныклары да аларга тиңләшергә тырыша. Кияүләрен дә үз уллары кебек кабул иткәннәр. Алар белән горурлануларын да яшермиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев