Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлмәндәр бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара

“Апас–Мол” берләшмәсенең Әлмәндәр бүлекчәсендә басуга чыгачак техникалар төзекләндерелә. Бүлекчә идарәчесе Раил Миңнебаев сүзләренчә, техникалар төзекләндерелеп бетү дәрәҗәсендә.

(23 март, “Апастово-информ“).


Әлмәндәр авылында яшәүче Әгъзам абый Хөснетдинов – тәҗрибәле шофер. Техниканы да биш бармагы кебек белә.
– Туган ягымнан бер дә читкә китмәдем. Шуның белән горурланам да. 32 ел туган авылымда шофер булып эшләдем. Хәзер остаханәдә техника әзерлегенә өлеш кертәм, тракторчыларга булышам. Техника арасында үскән авыл егетләре бит без, бөтен нечкәлекләрен беләбез, – ди Әгъзам абый.

Рафаэль Абзалов та, кыр эшләренә керешкәнче, тракторын төзекләндереп, карап чыгарга булган.

Зәки абый Абдуллин - данлыклы механизатор. 1989нчы елдан бирле техникада ул. Улы Рәсим дә аның юлыннан киткән. Армиядән кайту белән техникага утырган. Әтисенең төпле, ышанычлы дәвамчысы ул.

Җир эшен, авыл тормышын үз итеп үскән егет киләчәген дә авыл белән бәйләргә уйлаган. Узган ел парлы гаилә юлына аяк баскан.
–Техника минем җанымның бер өлеше, яраткан һөнәрем. Вакытым булганда гел техника янында мин, аны өйрәнәсем, күбрәк беләсем килә. Без эштән дә, тимердән дә курыкмыйбыз, – ди яшь хезмәткәр.

Шәйхенур абый Галиуллин – остаханәнең хуҗасы. 1983 елдан шушы вазифада ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев