Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Садыйков Конституциягә үзгәрешләр кертү мөһим, диде

Сәламәтлекне саклау һәм халыкның гомерен озайту - Россия дәүләтенең төп бурычлары булып тора.

(30 июнь, “Апастово-информ“).


Татарстан Республикасының Сәламәтлек Саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыков ни өчен "Арзан медицина ярдәме" төшенчәсен Россия Федерациясе Конституциясе дәрәҗәсендә ныгытылып куелырга тиешлеген аңлатты. Ул үз фикерләре белән “Татар-информ“ матбугат агентлыгы корреспонденты белән уртаклашты.

“Һичшиксез, медицина ярдәме - һәркемгә үзвакытында күрсәтелергә һәм арзан булырга тиеш. "Медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү" төшенчәсенең Россия Конституциясендә ныгытылып куелуы - гражданнарның хокукларына өстәмә гарантия булып торачак", - диде республика Сәламәтлек Саклау министрлыгы башлыгы.

Садыков сәламәтлекне саклау һәм халыкның гомерен озайту - Россия дәүләтенең төп бурычлары дип саный. Бу максатка ирешү өчен, россиялеләргә үз сәламәтлекләренә җаваплы караш формалаштырырга кирәк, дип саный.

"Сәламәтлек өлкәсендә төзәтмәләр кертүнең әһәмиятле булуына бер шигем юк. Бу Россия Конституциясендә халык сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше өчен шартлар тудыру һәм кешеләрнең үз сәламәтлекләренә җаваплы караш булдыру өстенлеген билгели. Авыруларны иртә диагностикалау - үлем очракларын киметүгә, халыкның гомерен озайтырга ярдәм итәчәк“, - диде Марат Садыков.

Июнь башында Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көне итеп 1нче июль дип билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев