Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Матурлыкны үзебез тудырабыз”

Авыл кешесенең тормышы җир белән бәйле. Мул итеп уңышын да аласы, матурлык тудыру өчен дә вакытын да табасы килә. Әлмәндәр авылында яшәүче Заһидуллиннар гаиләсе дә нәкъ шундыйлардан.

-Эшкә чыгып чапканда вакыт та җитеп бетмәгәндер. Лаеклы ялга чыккач, күп вакытыбыз бакчада үтә. Оныклар кайтышка матур итеп мәйданчыгын да ясап куйдык. Аңа улларыбыз да булышты. Бакчада бергәләп мәж киләбез, - диләр алар.

Гаилә башлыгы Фәргать абый озак еллар колхозда склад мөдире булып эшләде. Соңгы елларда бригадир вазифасын башкарды. Мәүзинә апаның хезмәт юлы авыл Советы, балалар бакчасы белән бәйле. Бүген инде алар лаеклы ялда. Хуҗалык эшләре белән кайнашып, балаларын кунак итеп, оныклар сөеп яшиләр.

-Оныклар өчен ял урыны ясадык. Үзебезчә бизәп тә куйдык. Ышык та, тыныч та, уенчыкларга да урын бар. Таганнары янәшәдә генә, - ди Фәргать абый.

Бакчада җиләк-җимешнең бик күп төрләре үсә. Чәчәкләрнең дә үз урыны бар.

-Чәчәкләрне бик яратам. Күбрәк гадиләрен утыртам. Дәлияләр үстерәм. Кашкарыйлар, циния утыртам. Кайберсенең орлыгы очып, бакча буйлап үзе күчеп йөри. Аларны да утап атмыйм. Матур булып чәчәк аталар. Үзе тишелгән орлык көчлерәк тә була, - ди хуҗабикә Мәүзинә апа.

Бакчаларында иң еш очрый торган чәчәк – өй кынасы. Ул өйдә дә, бакчада да үсә. Аз гына кагылсаң да җимеше ачылып китә.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев