Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ҺӘРЧАК ӘЗЕР БУЛ!

Апас мәктәбендә район янгынчылары катнашында махсус уку-өйрә­нүләр үткәрелде. 106нчы район янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков, дәүләт янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев сыйныфларда укучылар белән махсус дәрес­ләр үткәрделәр, укытучылар коллективы белән очраштылар. - Мәктәпләрдә укулар башлану районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге идарәсе хезмәткәрләре өчен дә бик җаваплы...

Апас мәктәбендә район янгынчылары катнашында махсус уку-өйрә­нүләр үткәрелде. 106нчы район янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков, дәүләт янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев сыйныфларда укучылар белән махсус дәрес­ләр үткәрделәр, укытучылар коллективы белән очраштылар.

- Мәктәпләрдә укулар башлану районның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар иминлеге идарәсе хезмәткәрләре өчен дә бик җаваплы чор. Җәйге каникулларда мәктәп биналарының агач конструкцияләре янгынга, ут таралуга каршы тору үзенчәлеге булган махсус сыекчалар белән эшкәртелде. Белем бирү, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреж­дение­ләрендәге янгын-сак сигнализа­ция­се яңабаштан сыналды һәм монтажланды. Бу җаваплы бурычлар вакытында башкарылды һәм аларның халәте безнең даими күзәтүдә тора, - диде Руслан Ромачков үз чыгышында.

Апас мәктәбендә үткәрелгән өйрәнүләр дә бу мөһим эшнең бер чагылышы ул. 3 тапкыр шомлы кыңгырау "тревога" игълан иткәч тә, мәктәпнең бөтен коллективы махсус, төтеннән саклаучы бәйлә­вечләр киеп, урамга чыкты һәм билгеләнгән урыннарына ашыкты. Алдан билгеләнгән хезмәткәрләр мәктәпнең һәр почмагын айкап, эчтә кеше калмавына инанган, укучыларны исемлек буенча тикшергән арада, 2 минуттан янгын сүндерү машинасы да килеп җитте. Көчле, махсус техниканы эшләтеп күрсәтү балалар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле ачыш булды.

Андый хәлләр килеп чыга калса ашыгыч, махсус хезмәтләрнең телефоннарын беркайчан да хәтерегездән чыгармагыз: 01, 21-2-32 һәм кәрәзле элемтә аша - 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарные учения