Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мөһим вакыйгаларны каршылап

Район хакимият бинасының кече залында Җиңү Парадына һәм Конституциягә төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирүгә әзерлеккә багышланган киңәшмә узды.

(17 июнь, “Апастово-информ”).


Тиздән илебездә ике зур вакыйга көтелә. 24нче июнь көнне Җиңү Парады, ә 1нче июльдә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү булачак. Соңгысы атна буе дәвам итәчәк.

Хакимият бинасына җыелган һәм мөһим вакыйгаларның барышы өчен җаваплы булган районыбыз вәкилләре башта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәне тыңладылар. Анда мөһим вакыйгаларның барышында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар оештыру турында сөйләнде.

Киңәшмәнең икенче өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев алып барды. Ул шулай ук тавыш бирү участокларын янгын куркынычсызлыгы, коронавирус чиреннән саклану чаралары белән тәэмин итү, электроэнергия белән өзеклеккә юл куймау һәм башка мәсьәләләр хакында тагын бер кат искәртте.
-Ветераннарыбызга бәйрәмне үткәрүдә дә барлык уңайлылыклар тудырырга тиешбез, - диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев