Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнегаян апа Гыйләҗева: “Дөньяның рәхәтен татып яшәгез”

Иске Әнәле авылында гомер итүче Миңнегаян апа Гыйләҗева 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

(12 нче март, “Апастово-информ”).


Миңнегаян апа сугыш чоры баласы. Тормыш авырлыкларын бала чактан татыган. Хезмәт иткән вакытларын сөйләгәндә күзләренә яшь килә.
“10 яшеннән колхоз эшенә чыктым. Терлек тә карадык, уракка да чыктык, кырда башак тырный идек. 16 яшеннән Молотов урманы кисәргә җибәрделәр. Аннан кайткач Дәвештәге ГЭСны төзү эшендә катнаштым. Яп-яшь булсам да кибеткә эшкә кердем. 18 ел кибетче булып эшләдем. 25 ел коммунальныйда хезмәт иттем. Җәяү йөреп барлык йортларны әйләнә идем. Халык белән дус-тату эшләдек”, - дип искә ала юбиляр.
Гаян апа яшьли тол кала. Ике баласын ялгызы тәрбияли. Югары белем алырга ярдәм итә, олы тормыш юлына бастыра.
“Ул вакытларда авыр булса да бүгенге көнем Аллага шөкер. Улым белән киленем, кызым, оныкларым бик хөрмәт итәләр. Һәрчак ярдәм итеп торалар. Оныкчыкларымны күрү бәхетенә дә ирештем”, - ди ул.
Гаян апа яшьтән спорт белән шөгыльләнгән.
“Яшь чагында кыш көне чаңгыда, җәй көне велосипедта йөри идем. Спортның һәр төрен яраттым. Яшьләргә киңәшем шул, начар гадәтләрдән ерак торсыннар, спорт белән шөгыльләнсеннәр. Дөньяның рәхәтен татып яшәсеннәр”, - дигән теләкләрен ирештерде.
Гаян апа әле дә тик утырмый. Бакча тутырып яшелчәсен үстерә, кош кортларын асрый. Биергә, халык җырларын җырларга ярата. Иске Әнәле клубында оешкан “Челтер чишмә”, “Милли мирас” төркеменә дә яратып йөри.
Гаян апаны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары җыелган. Һәрберсе аңа сәламәтлек, озын гомер теләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Луиза Сафина юбилярны котлап Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгының Котлау открыткасын һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Апас җирлеге башлыгы Фәнис Шәрәфетдинов изге теләкләрен ирештереп җылы юрган бүләк итте.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев