Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов республика үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде

Татарстан Республикасы Президенты барлык татарстанлыларны республиканың 100 еллык юбилее белән котлады.

(27 май, “Апастово-информ”).


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны юбилей белән котлап, республика үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул аеруча Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә регионның үсешенә сизелерлек йогынты ясавы өчен хөрмәтен белдерде. Республика җитәкчесе Дәүләт Советының ТАССРның 100 еллык юбилеена багышлап оештырылган тантаналы утырышында чыгыш ясады.


“Республика Дәүләт Советының сессиясе - Татарстан Автономияле Республикасы оештыру турындагы декретка кул куюга - 100 ел тулган тарихи көндә үтә. Дөрестән дә, ТАССР оешу - безнең дәүләтчелегебезне яңартуда тарихи роль уйнады. Татарстанда яшәүче барлык халыкка икътисади, сәяси һәм социаль-мәдәни хокукларын тормышка ашыру мөмкинлеген бирде”, - диде Татарстан Президенты.


Кыска гына вакыт эчендә татар халкының мәдәнияте чәчәк атуын, республикада көчле индустриаль һәм фәнни мәгариф базасы булуы турында әйтте. “Болар барысы да - Татарстан Республикасы дәүләтчелегенең бүгенге формасына күчәргә тиешле шартлар тудырды. Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, без 2020нче елны - туган республикабыз оешуның 100 еллык Елы дип игълан иттек”, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, республика оешмалары һәм муниципаль берәмлекләр онлайн-форматта юбилейга багышлап күптөрле чаралар үткәрәләр.


“Пандемия безнең планнарга берникадәр үзгәрешләр кертте. Ләкин, әлеге истәлекле датага багышлап, төп чараларны тантаналы төстә үткәрү мөмкинлеге табарбыз әле”, - диде Татарстан Президенты.


Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны республиканың 100 еллык юбилее белән котлап, тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев