Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтен оештыру инициативасын хуплады

“Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” хәрәкәтенә эшчәнлекләре халыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлгән төрле оешмалар кушылды.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”).
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик хәл чорында халыкка социаль ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче активистлар белән очрашты һәм аларның “Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” республика хәрәкәтен төзү буенча инициативаларын хуплады. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.


“Ярдәм янәшә!” “Помощь рядом!” хәрәкәтенә эшчәнлекләре халыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлгән төрле оешмалар кушылды: бу барлыгы республиканың 60 меңнән артык волонтерлары, иганәчеләре, НКО, эре предприятиеләр, кече бизнес һәм кеше кайгысына битараф булмаган йөзләгән граждан.


Хәрәкәтнең эшчәнлеген социаль ярдәм күрсәтү Штабы яраштырып барачак. Штабка аеруча зур күләмле җәмәгать һәм волонтерлар оешмалары вәкилләре һәм активистлары керә.


“Без эшчәнлегебезне, тырышлыгыбызны берләштерү өчен республика хәрәкәтенә берләшүне кирәк дип таптык. Алдыбызда торган максат - аеруча мохтаҗлык кичерүче татарстанлыларга игътибар һәм ярдәм күрсәтү. Республика күләмендә киң социаль ярдәм күрсәтү, моның өчен барлык ресурсларны һәм проектларны эшкә җигеп, бу эшчәнлеккә битараф булмаган кешеләрне мөмкин кадәр күбрәк тарту - бурыч булып тора. Республика Президенты безнең фикерне хуплады. Бу бик мөһим”, - дип сөйләде республика хәрәкәтен оештыру инициаторларының берсе “Егоза” белем үзәге директоры Наталья Реснянская.
Очрашуда шулай ук “Казан Экспресс” компаниясе вәкиле Айрат Сөнгатуллин һәм “Ак Барс” хоккей клубы сакчысы Альберт Яруллин катнаштылар.


Наталья Реснянская республикада инде бүгеннән күрсәтелүче ярдәм турында сөйләде. Мәсәлән, “Казан Экспресс” компаниясе өлкән яшьтәгеләргә 10 мең азык-төлек пакеты тарату инициативасы белән чыкты. Ә Альберт Яруллин үзе генә яшәүче һәм матди яктан аз тәэмин ителгән пенсионерларга, инвалидларга һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек товарлары тутырылган пакетлар тараттты.


Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм янәшә!”, “Помощь рядом!” хәрәкәтендә катнашучылар инициативасын югары бәяләде, моның бик тә кирәкле һәм вакытлы булуын ассызыклады.


Татарстан Президенты килеп туган хәлдә, өлкән яшьтәге гражданнар турында гына түгел, ә Татарстанның мохтаҗ булган һәр кешесенә ярдәм итү турында кайгыртуның мөһимлеген әйтте.


“Мин бүгенге көнне ярдәмгә мохтаҗ булган һәр кеше турында кайгыртучы битараф булмаган кешләргә рәхмәтле. Шундый авыр вакытта бик мөһим һәм игелекле эшкә берләшә алуыбыз аерым игътибарга һәм хуплауга лаек” , - дип өстәде Татарстан Президенты.


Республика җитәкчесе министрлыкларга һәм ведомстволарга “ Ярдәм янәшә!”, “Помощь рядом!” хәрәкәтендә актив катнашучыларны аерым саклану җиһазлары - медицина битлекләре, бер тапкыр кулланыла торган бияләйләр һәм антисептиклар, башка кирәк булган ресурслар белән тәэмин итү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев