Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңнеханов үзенең эш сәгате нәрсәдән башланганлыгы хакында сөйләде

Татарстан Президентының эш көне иртәнге зарядкадан һәм республикабыз телеканаллары программаларыннан башлана.

(Казан, 23нче апрель, “Татар-информ”).
Бу турыда ул “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә булганда журналистларга сөйләде.
Җитәкче эш көненең иртәнге сәгать 5тә башланганлыгы турында әйтте. “Иртә белән торгач, “Мәйдан” яки “ТНВ” каналларын кабызып физкультура ясыйм”, - ди ул.
Моңардан тыш, Президент хәбәрләр тапшыруларын гына карамый икән. Зарядка ясаган арада, ул иртәнге “Башваткыч” тапшыруын карап музыка аныкларга һәм кроссвордлар чишәргә ярата. Тапшыру иртәнге сәгать 5тә ТНВ каналында башлана.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов эшкә тотына. Һәр иртәдә ул эш бүлмәсеннән урам күренеше фотосын бастырып чыгара. Шуның белән ул татарстанлыларга хәерле иртә тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев