Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Митрополит Феофан: Конституциягә төзәтмәләр – безнең ихтыяҗларны яклау булып тора

Илебезнең Төп законында булган үзгәрешләр - граҗданнар хокукларын социаль гарантияләргә һәм суверенитетны ныгытырга тиеш.

(25 июнь, “Апастово-информ“).


Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрне социаль яклап торачак һәм Россия Федерациясе халкына мәдәниятен, телен, аларның ихтыяҗларын саклап калырга ярдәм итәчәк. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан үзенең видео аша мөрәҗәгатендә шулай дип белдерде.

“Конституциягә төзәтмәләр тормыш өчен бик кирәкле. Дәүләтебезнең суверен һәм бәйсез булуы безнең өчен бик мөһим. Балаларыбыз, хатын-кызларыбыз, өлкәннәребез конституцион яктан якланган булырга тиеш. Без халкыбыз белән бердәм, төзәтмәләр кертелүче Конституция – киләчәк тормышыбыздагы ихтыяҗларыбызны да яклау ысулы булып торачак“, - дип билгеләп үтте митрополит, татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп.

Россиянең Төп Законына кертеләчәк үзгәрешәр - киләчәктә булган авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк, дип белдерә дин әһеле. “Коронавирус безгә зур куркыныч тудырды – ул чын мәгънәсендә безнең дошманыбызга әйләнде. Ә тормышта, аңардан башка да, күпме авырлыклар булы мөмкин. Ә татарстанлыларның бердәмлеге - бөтен Россиягә дә безнең җаваплылыгыбызны күрсәтеп торырга тиеш“.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев