Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәскәүләр шакката

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча, Россия Җәмәгать Палатасының эшче группасы члены, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич бүген Казанда КАИ бинасында урнашкан 42нче номерлы сайлау участогында тавыш бирде.

(27 июнь, “Апастово-информ”).


Александр Малькевич Казандагы сайлау комиссияләренең эшләү дәрәҗәләрен күргәч, шаккаткан. Ул биредә тавыш биргәндә, тагын бер кат исәнлеген тикшергән. Тавыш бирү алдыннан, аңа вирустан саклану чараларын тапшырганнар. Малькевич билгеләп үткәнчә, Казандагы сайлау участогында даими дезинфекция үткәрелә. Тавыш бирү бик пөхтә оештырылган. Куркынычсызлык чаралары күрелә.

“Без зур эш башкарабыз. Илебезнең киләчәген билгелибез. Россиянең Төп законына керткән төзәтмәләр буенча безнең оныкларыбызга, балаларыбызга яшәргә туры киләчәк. Конституциягә төзәтмәләр кертелгәннән соң, күп санда яңа законнар һәм хокукый актлар кабул ителәчәк”, - дип хәбәр итте федераль эксперт тавыш биргәннән соң Казан журналистларына. Мәскәү кунагы шаяртып та алды. Биредә ул ике дәүләт телендә басылган бюллетень буенча тавыш биргән. Бюллетеньдә язма русча һәм татарча булган. Менә шуңа күрә, аның Мәскәүдәге һәм Питердагы дуслары әле көнләшеп тә куярлар. Малькевич дәүләт хезмәте порталының электрон санлы сервисларын куллануның отышлы якларын үз үрнәгендә сынап караган.
“Бернинди катлаулылык чыкмады. Мәскәүдәге үземнең учстоктан Казандагы участокка билгеләнгән срокта күчтем, үзем белән гариза алып килдем. Бик җайлы булды”, - диде эксперт.

Малькевич киләчәктә электрон тавыш бирү - республикабызга да тулысынча килеп җитәчәк, дип саный. Мисал өчен, үзизоляцияләү чорында биредә беренчеләрдән булып, цифрлы пропускалар да керткәннәр иде. Ул Татарстанда кертелгән яңалыкларның тормышта бик кирәк булачагын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев