Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тракторчы Мәрзия апа

- Әй, кызым, без күргән газапларны башка беркем дә күрмәсен иде, менә гомер булгач, 90 яшьне дә тутырдым, - дип каршы алды Түбән Барыш авылында гомер итүче Мәрзия апа Абдрахманова. Сугыш башланганның беренче көненнән үк, чордашлары белән көч җитмәстәй хезмәткә керешә алар. Юл эше, урман кисү, окоп казу дисеңме, барысы...

- Әй, кызым, без күргән газапларны башка беркем дә күрмәсен иде, менә гомер булгач, 90 яшьне дә тутырдым, - дип каршы алды Түбән Барыш авылында гомер итүче Мәрзия апа Абдрахманова. Сугыш башланганның беренче көненнән үк, чордашлары белән көч җитмәстәй хезмәткә керешә алар. Юл эше, урман кисү, окоп казу дисеңме, барысы да үтә башларыннан. "Кышның зәмһәрир суыгында окоп казыганда туңган аякларыма һаман җылы керми әле", - ди Мәрзия апа. Үткен, чая Мәрзия кайда гына эшләсә дә сынатмый, шуңа да аны тракторчылар хәзерләү курсына укырга җибәрәләр. Җиде ел иңли ул туган төбәге басу- кырларын. Сугыш тәмамланып ир-атлар сугыштан кайткач та тракторыннан төшми. Фронтовик Габделхәй белән гаилә корып беренче баласы туганчы эшли әле ул. "Җир сукалауда көнлек нормамны тутырдым да, кайтып баламны таптым, кайда инде безгә декрет яллары", - дип искә төшерә ул. Сигез бала - биш егет, өч кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Габделхәй абый сугыштан алган яралардан арына алмыйча 62 яшендә вафат була. Улларының бишесенең дә солдат хезмәтендә булулары, бик тәртипле, эшчән балалар тәрбияләве белән горурлана Мәрзия апа. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, ветераннарның район советы рәисе Мәнфүсә Хәкимҗанова һәм Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова Мәрзия апаны олуг бәйрәме белән тәбрикләп ТР Президентының котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар, изге теләкләрен юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбиляр тракторчы ана даны