Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ниһаять, хатыным үлде, хәзер монда тынычлап яши алам…»

Күршебездә яшәүче Фәдис абый һәм Наҗия апаның гаиләсе сокланып туймаслык иде.

Аларның бер вакытта да кычкырышканы булмады, менә дигән ике бала тәрбияләделәр, һәрвакыт бергә, йөзләрендә елмаю… Без хәтта алардан ак көнләшү белән көнләшә дә идек, гаилә корыр яшебез җиткәч, без дә алар кебек чын, саф мәхәббәт табарга хыялландык.

Әмма һәр нәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Бервакыт алар гаиләсенә хәсрәт килде. Без бала-чагалар ишегалдында, өрәңге агачлары ышыгында күрше хатыннары белән сөйләшеп утыра идек. Кинәт кемнеңдер ачыргаланып кычкырганы һәм гөрселдәгән тавыш ишетелде…

Йорттагы бөтен күршеләр чабышып чыкты, ашыгыч ярдәм машинасы килде. Елаш, кычкырыш китте.

Безнең Наҗия апа һәрвакыт Фәдис абый янында булган, йөзеннән бервакытта да елмаю китмәгән, һәркем белән исәнләшеп йөргән, ишегалдындагы кызлар белән серләшергә, сөйләшергә, киңәш бирергә яраткан Наҗия апа тәрәзә юганда өченче каттан егылып төшкән…

Ашыгыч ярдәм, милиция килеп җитте. Берничә тапкыр бездән дә сорау алдылар. Ә без нәрсә инде? Агач артында утырып берни дә күрмәдек. Бөтен кеше ишеткәч кенә без күрдек.

Наҗия апа хастаханәдә бик озак ятты. Зурлар кайвакыт улы белән кызыннан аның хәле турында белешә иде, әмма алар гел елады, ә Фәдис абыйдан бу хакта сорарга батырчылык итмәделәр…

Көзгә таба Наҗия апаны өенә алып кайттылар. Бөтен ишегалды аны каршыларга килгән иде бугай, әмма тулы, зифа гәүдәле, чип-чибәр Наҗия апаның коры сөяккә калганын күреп ах иттеләр. Бу көтелмәгән хәл иде. Аны җәймәгә салып, күтәреп кенә өченче катка алып менделәр, шуннан соң аны беркем дә күрмәде.

Аны чиратлашып әнисе һәм ике апасы карады, балалары ярдәм итте, Фәдис абый да эштән соң Наҗиясе янына йөгерә-йөгерә кайта торган иде. Аннан Наҗия апаның башка беркайчан да аякка басмаячагын барыбыз да аңладык. Ул үзе генә өйдә калырга өйрәнде, кеше булмаганда якын дусты телевизор булды, уң кулы күтәрелмәсә дә бераз эшли иде.

Балалары — Мансур белән Айгөл мәктәпне бетереп Казанда югары уку йортларына укырга керде, Наҗия апаның әнисе дә үлеп китте, апалары әллә нигә бер килә иде, үзләренең дә гаиләләре, балалары бар. Фәдис абый да өенә сирәк кайта башлады.

Көндез Наҗия апа янында сиделка утырды, ә төнгә кызлар белән калды. Студент кызлар аны карап, аның янында бушлай яшәде. Миңа да аның янына берничә мәртәбә керергә туры килде. Наҗия апаның умырткасына берничә тапкыр операция дә ясадылар, әмма алга китеш булмады. Урында ятса да өсте каралган, чиста-пөхтә иде. Бу үз эшенә җаваплы караган, тәртипле, үзе дә чиста-пөхтә булган сиделка ханымның хезмәте.

Бу язда Наҗия апа вафат булды. Студент кызлары ялларга әти-әниләре янына кайткан, сиделканың өенә кайтып киткән вакыты булган. Кич күршедәге бер апа кергәч, Наҗия апаның мәетенә тап була. Ул йоклаган җиреннән вафат булган.

Наҗия апаны озатырга балалары, туганнары, дуслары җыелды. Әмма ире Фәдис абый гына килмәде.

Бу вакытта ул авылда яңа мәхәббәте янында иде. Ялда булуына да карамастан, ул кайтып торуны кирәк тапмады. «Наҗиягә берничек тә ярдәм итеп булмый инде, тегендә-монда йөрисе килми», - дип әйткән ул. Хәтта улы кайтып алырга тәкъдим иткәч тә баш тарткан, диделәр.

Ничек? Нинди кеше соң ул? Ничек шулай үзгәрә алган? Ә бит кайчандыр үрнәк, өлге итеп алырдай кеше иде, безнең ишегалдындагы бөтен хатын-кызлар да аны ирләренә үрнәк итеп куйды. СССР вакытында өйләнешкән булсалар да, алар Наҗия апа белән никах та укыткан булган. Кайгы-шатлыкта, гомер буе бергә булырга сүз куешкан пар… Әмма чынлыкта киресенчә диярлек килеп чыкты.

Балалары да әтиләренең бу адымына бик рәнҗеде. Мансур да, Айгөл дә әниләрен караган сиделкага акча түләде, бөтен кирәк әйберне үз акчаларына алды, ә әтиләре хәтта Наҗия апаның пенсиясен дә бирмәде, үзе теләгәнчә туздырып бетерде.

Фәдис абый Наҗия апаны җирләгәч тә кайтмады, теге хатын белән башка районга күченеп киттеләр. Балалары фатирның йозагын алмаштырды, ачкычны безгә биреп калдырды.

Җәй көне кайтты Фәдис абый. Үзе генә дә түгел, теге хатынын ияртеп кайтты.  

«Хатыным, ниһаять, үлде, ә хәзер монда Вәсилә (сөяркәсе) белән тынычлап яшәячәкмен. Әйдә, Физәлия, ачкычларны бир әле. Иртәгә Рәшит белән бергәләп кереп утырыгыз, күптән күрешкән юк бит, сөйләшеп утырырбыз, бу эшне „юып“ та алырбыз», — дип керде безгә.

«Нинди эш? Хатыныңның үлемен юасыңмы?» — дип ачу катыш әйтеп ташладым.

«Үлемен дә, яңа тормышны да…» — ди оялмыйча да.

Күрше булса да, ачуланып куып чыгардым.

Хәзер Фәдис абый балалары белән ызгышып, сугышып йөри. Мираска дәгъва итә, фатирны сатып, акчаның яртысын үзенә алмакчы була.

Кеше шулай бер мизгелдә танымаслык булып үзгәрә ала микәнни соң ул? Без белгән изге күңелле, әхлаклы-әдәпле, тәрбияле Фәдис абыйның тамчысы да калмаган иде бу кешедә.  

Чыганак: https://intertat.tatar/news/creation/12-01-2022/ni-ayat-hatynym-lde-h-zer-monda-tynychlap-yashi-alam-5847017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев