Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ногмановлар гаиләсендә икеләтә шатлык

Кызыл Тауда яшәүче Фидаил һәм Гөлнур Ногмановлар гаиләсендә игезәкләр дөньяга аваз салган. Бәләкәчләрнең берсе - кыз, икенчесе - ир бала.

(14 июнь, "Апастово-информ").


Ногмановлар гаиләсендә әлегә кадәр 3 бала тәрбияләнгән. Алар янына хәзер игезәкләр дә кушылды. Сабыйларга Ясминә һәм Азамат дип исем кушканнар. Бу хакта ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина хәбәр итте.

"Бәхетле әти һәм әни авыл хуҗалыгы берләшмәсендә эшли. Алар балаларының беренче документларын алдылар", - диде Розалия Насыйбуллина.

Бәләкәчләрнең сау-сәламәт булып, пар канат астында, әти-әниләренең сөенече булып үсүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев