Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Болгаерда яшәүче Диләрә апа Сибгатуллина термочәйнекле булды

"Якыныңа "Йолдыз" бүләк ит" акциясе тагын бер газета укучыбызны сөендерде.

(27 июнь, "Апастово-информ").


Якын күршесе, авылдашы өчен "Йолдыз"ны Биектауда яшәүче изге күңелле иганәче Әнсар Галиев бүләк итте.

"Әнсар ел саен газета бүләк итә. Үзем белми дә калдым, бер-бер артлы бүләкләре килә тора. Рәхмәт кенә яусын аңа, йөргән юллары уң булсын, үзе дә игелекләр күреп яшәсен", - диде Диләрә апа.

Диләрә апа 20 елдан артык почтада хезмәт иткән. Ул елларны сагынып та, горурланып та искә ала. Бүген аның хезмәтен килене Резедә дәвам итә икән.

Диләрә апа җор телле, бүген дә җитез, тапкыр әле. Бүләк өчен кат- кат рәхмәтен әйтеп, бүләк чәйнектән чәй эчәргә дә чакырып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев