Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озын яллар хезмәт хакына тәэсир итмәячәкме?

Алдагы озын ял көннәре Татарстанда һәм Казанда биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләрнең хезмәт хакына берничек тә тәэсир итмәячәк.

«Стандарт биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүче казанлылар өчен, 28 февральдән башланган эш атнасы алты көнлек булачак. Россия Хезмәт кодексы нигезендә Россия Хөкүмәте ял көннәрен рациональ файдалану максатларында гадәти ял көннәрен башка көннәргә күчерергә хокуклы», дип искәртте SuperJob компаниясендә хезмәт хокукы буенча белгеч Александр Южалин.

«8 Март бәйрәме быел сишәмбе көнгә туры килә. Шунлыктан 5 март шимбәсеннән ял көнен дүшәмбегә 7 мартка күчерелә. Димәк, без шимбә көнне дүшәмбе өчен эшлибез, ә дүшәмбе ял көне булачак. Шулай итеп, мартта рәттән өч көн (6, 7 һәм 8 март) ял итәбез», –  дигән  ул.

Шимбә көнне эш көне бер сәгатькә кыскартылырга тиеш. 5 март –  шимбә һәм бәйрәм көне булмаса да, бу көнне эшчеләр 7 март, дүшәмбе өчен эшли. Ә 7 март бәйрәм алды көне булганга, шимбә эш көне бер сәгатькә кыскартылырга тиеш.

Оклад алучы хезмәткәрләр өчен шимбә көн кыскартылган эш көне дә, эш көне булмаган бәйрәм көне дә, ял көнен шимбәдән дүшәмбегә күчерү дә март ае хезмәт хакы күләмендә берничек тә чагылыш тапмаячак, ди Южалин.

Чыганак:https://tatar-today.ru/2022/03/73441/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев