Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Пешерү күңелгә рәхәтлек бирә“

Олы Болгаер авылында яшәүче Лилия Хөсәенова талкыш-кәләвә әзерләү серләрен яхшы белә.

(11 март, “Апастово-информ“).


“Бары тик сыйфатлы, табигый продуктлардан әзерләсәң, тиешле вакытка сыешсаң гына талкыш-кәләвә әйбәт килеп чыга. Ул тулысынча кул көче белән әзерләнә. Әлеге ризыкка теләсә-нинди бал, май бармый. Шикәр комының да сыйфатлысы кирәк“, - ди аш-су остасы.
Лилия аш-су әзерләүгә кечкенәдән тартыла. Осталык буыннар аша килә. Дәү әнисе Разыя, әнисе Налия дә пешерү сәләтләрен яхшы белә. Өлкәннәр янында бөтерелгән кечкенә Лилия: “Дәү әни, бу оста кулларыңны миңа калдырырсың”, - дип шаярта торган була. Чыннан да, кыз тәмле куллы булуы белән аерылып тора.
“Пешерү күңелгә рәхәтлек бирә. Берәр яңа рецепт күрсәм, пешереп карамыйча тынычланмыйм. Аш бүлмәсе үзенә тартып тора, гел-гел пешерәсе килә. Күңеле биреп пешерсәң, әйбәт продукцияне тиешенчә салсаң гына ризык тәмле булла“, - ди ул.
Аш-су остасының кулларына күз иярми, җитезлегенә сокланасың. Токмачын да басып куя, өчпочмакларын да чыгарып өя. Бәлеш, гөбәдияләре дә уңа аның. Яшелчәләр үстереп, аларны кышка әзерләргә ярата. Җиләк-җимешләрдән кайнатмалар ясый. Ихата тулы терлекләрне карарга да өлгерә. Өй тутырып гөлләр үстерә. Аларның чәчәк атуларыннан, матур булып үсүләреннән көч ала.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев