Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Президент котлавы

Бөек Ватан сугышында Җиңүгә - 75 ел тулу уңаенан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу Җиңүгә зур өлеш кертүче райондашларыбызга ихлас котлауларын җибәргән.

(30нчы апрель, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”)


Президентның бик матур теләкләр теләп җибәрелгән котлау открыткалары, медальләре һәм дисклары сугыш ветераннарына, сугышта һәлак булучыларның тол калган хатыннарына, тыл хезмәтчәннәренә тапшырыла.
“Районыбызда барлыгы 374 кешегә шундый истәлекле медальләр, котлау открыткалары һәм дисклар тапшырыла. Шул бүләкләрне инде тапшыру тантаналары башланды”, - дип хәбәр итә башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.


Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәт өчен, Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Равиль Хисаметдиновка эчкерсез рәхмәтләрен белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев