Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Путин Казанга “Хезмәт шөһрәте шәһәре” исемен бирәчәк

Бөек Ватан сугышы елларында Казан фән һәм сәнәгать берләшкән үзәгенә әйләнде.

(2 июль, “Апастово-информ”).


Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә аеруча зур өлеш керткән 20 шәһәргә “Хезмәт шөһрәте шәһәре” исеме бирүне Россия Президенты Владимир Путин хуплады. Ул “Победа” оештыру комитеты тәкъдиме турында фикерен белдереп: “Бу матур тәкъдимгә берни комачауламый - тәкъдим ителгән 20 шәһәргә дә “Хезмәт шөһрәте шәһәре” мактаулы исемен бирү бик урынлы булыр. Дәлилләр Федераль законга туры килә. Фронтны сугыш кораллары белән өзлексез тәэмин иткәннәре, гражданлык продукциясе чыгаруны уңышлы алып барганнары өчен әлеге шәһәрләрнең предприятиеләре, Дәүләт оборона комитетының Кызыл байракларына һәм орденнарга берничә тапкыр лаек булдылар. Ул предприятиедә эшләүчеләрнең хезмәт батырлыкларын раслаучы күптөрле документлар бар”, - диде Путин.

Ул санап киткән шәһәрләр исемлегендә Казан да күрсәтелә.
Россия Президенты “Хезмәт шөһрәте шәһәре” мактаулы исем бирү турындагы кирәкле документларны якын арада раслаячагын әйтте.

Оештыру комитеты утырышында билгеләп үтелгәнчә, Казан сугыш елларында фән һәм сәнәгатьнең берләшкән үзәгенә әйләнде. Моның ачык мисалы булып, ПЕ-8 бомбардировщикларын чыгару тора. Ул елларда аның аналоглары әле дөньяда да юк иде.

Бөек Ватан сугышы елларында Казанда 200 предприятие хәрби продукция эшләп чыгарды. Алар самолетлар, реактив двигательләр, “Катюша” өчен порох һәм Кызыл Армия сугышчыларына кием-салым хәзерләп чыгардылар. Ул елларда СССР фәннәр Академиясенең өчтән бер фәнни институты эвакуациядә булдыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев