Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда балалар бакчаларында коронавирустан саклану өчен махсус таләпләр билгеләнгән

Әлеге таләп-кагыйдәләрне бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр дә катгый рәвештә үтәргә бурычлы.

(22 июнь,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Гадәти режимда эшли башлаган балалар бакчаларында коронавирустан саклану чаралары тагын да көчәйтелә. Биредә бакча хезмәткәрләре өчен дә, баланы бакчага китерүче әти-әниләр өчен махсус таләп-кагыйдәләр билгеләнгән.
Район балалар бакчаларындагы вәзгыять белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева да танышты.

“Бүгенге көндә район буенча 20 балалар бакчасына 287 бала йөри. Аларның һәрберсендә коронавирустан саклану буенча җитди чаралар күрелә. Көн саен бакчага йөрүче балаларның сәламәтлеге, чирдән саклаучы таләп-кагыйдәләрнең үтәлеше дә контрольдә тора. Балаларның, бакча хезмәткәрләренең тән температуралары үлчәнелә, бүлмәләр антисептик чаралар ярдәмендә җыештырыла, даими җилләтелә. Баланың сәламәт булуы махсус журналга теркәп барыла”, - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева.

“Кояшкай” балалар бакчасында да катгый таләпләр куелган. “Көн саен бакчага йөрүче баланың, бакча хезмәткәренең тән температурасы үлчәнелә. Куллары даими рәвештә юылып, антисептик сыекчалар белән зарарсызландырыла. Әти-әниләр өчен дә җитди таләпләр билгеләнгән. Алар балаларны китергәндә махсус битлектән һәм перчаткалардан булырга тиеш, - дип белдерде бакча мөдире Динара Ибәтуллина.
Балалар бакчасында төрле дезинфекция чаралары да үткәрелә. Бүлмәләр, коридорлар ике сәгать саен юешләп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә.

“Салават күпере” балалар бакчасы ишегалдында социаль дистанцияне күрсәтүче махсус тамгалар да куелган. Балалар шулай ук медицина хезмәткәре күзәтүе астында кабул ителә. Көн дәвамында биредә дезинфекция чаралары үткәрелә.
“Бүгенге көндә бакчабызга 70ләп бала йөри. Калган балаларның да сәламәтлеге белән кызыксынып торабыз. Авыручылар юк. Алар әти-әниләре ялда булу сәбәпле генә килми. Бакчага йөрүче балаларыбыз белән дә төрле тәрбияви чаралар алып барабыз. Көн дәвамында социаль дистанцияне дә саклап эшлибез”, - ди бакча мөдире Гүзәлия Гәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев