Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Равил Хисаметдинов «Синтез-Трейд» җәмгыяте директоры Евгений Шәвәлиев белән очрашты

Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов чакыруы буенча районга инвестор, «Синтез-Трейд» җәмгыяте директоры Евгений Шәвәлиев килде.

(18 июнь, “Апастово-информ“).


Визитның төп максаты - җир эшләрен башлап җибәрү турында сөйләшү һәм Кильдураз станциясе территориясендә җитештерү комплексын һәм 50 һәм 5 литр сыешлы аэрозоль баллоннарын тутыру цехын төзекләндерү өчен тимер юл төзү турында фикерләшү.

"Синтез-Трейд" җәмгыяте инвесторы төзелеш эшенә кереште.
Дәвеш авыл җирлегендә 4 гектардан артык җир мәйданында 25 эш урынына исәпләнгән газ заправкасы станциясе һәм аэрозоль продукциясе җитештерү цехлары төзелә башлады. Инвестициянең гомуми күләме – 60-70 млн. сум тәшкил итәчәк. Проект буенча җитештерү егәрлеге елга – 6 мең тонна.

Эшлекле очрашу барышында район башлыгы хакимиятнең җитештерүнең тизрәк ачылышына булышырга әзер булуын әйтте.
“Безнең бурыч – инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары һәм инвесторлар арасында дәүләт-шәхси партнерлык механизмнары нигезендә нәтиҗәле хезмәттәшлек системасын булдыру“, — дип билгеләп үтте Равил Хисаметдинов.

«Синтез-Трейд» җәмгыяте җитәкчесе Евгений Шәвәлиев та үз фикерен әйтте:
“Апас районының транспорт системасы автомобиль һәм тимер юллар белән тәэмин ителгән. Җитештерүне төзү өчен без Апас районын сайлап алдык. Чөнки сезнең районның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге югарырак – Идел аръягы зонасының башка районнары арасында өстенлекләре бар. Бу – юллар, тимер юллар белән уңайлылыгы», - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев