Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы котлаулар кабул итте

9 ноябрьдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан ул бик күп котлаулар, изге теләкләр кабул итте. "Хөрмәтле Рәшид Нәҗибович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Сез Татарстанга тәҗрибәле, алдынгы карашлы җитәкче буларак билгеле. 10 елга якын Апас муниципаль районы белән идарә итәсез. Районның социаль-икътисади...

9 ноябрьдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан ул бик күп котлаулар, изге теләкләр кабул итте. "Хөрмәтле Рәшид Нәҗибович! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәм. Сез Татарстанга тәҗрибәле, алдынгы карашлы җитәкче буларак билгеле. 10 елга якын Апас муниципаль районы белән идарә итәсез. Районның социаль-икътисади үсеше өчен мөһим булган мәсьәләләрне хәл иткәндә үзегезнең нык идарә тәҗрибәгезне киләчәктә дә нәтиҗәле кулланырсыз дип ышанам. Сезгә саулык-сәламәтлек, алга таба да казанышлар телим", - диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау телеграммасында. Шундый ук җылы сүзләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан, Премьер-министр Илдар Халиковтан, Президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан һәм башка министрлык, муниципаль район, тармак җитәкчеләреннән дә килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев