Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район хуҗалыклары язгы чәчүгә әзерләнә

“Апас-Мол” берләшмәсе хезмәтчәннәре әзерлек эшләрен гыйнвар аенда ук башлаганнар.

(7 март, “Апастово-информ”).


Авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен тагын да җаваплы, мөһим булган язгы чәчү чоры якынлаша. Бу көннәрдә район аграрийлары язгы кыр эшләренә чыгачак техникаларны төзекләндерү белән мәшгуль.
Район буенча быел барлыгы 34 мең гектарга якын мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылачак. Шуларның 21 мең гектарын бөртекле культуралар тәшкил итә. Кыр эшләрендә 200 гә якын техника катнашыр дип көтелә.
“Апас-Мол” берләшмәсендә ремонт эшләре җылытылган остаханәдә бара.
- Биредә тракторлар ремонтлана. Тоткарлыклар юк. Запас частьләр җитәрлек. Эшчеләребез дә үз хезмәтләрен җиренә җиткереп башкара, - дип белдерде “Апас-Мол” берләшмәсенең үзәк машина-трактор остаханәсе мөдире Нияз Закиров.
Язгы чәчүгә чыккач, тракторлар ватылып, эштә тоткарлык килеп чыкмасын өчен, аны тиешенчә ремонтларга кирәклеген һәр механизатор яхшы белә. Шуңа да алар һәр техниканы барлап, төзеклеген күздән кичерәләр.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев