Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район кибетләрендә азык-төлек җитәрлек, бәяләр тотрыклы

Район башкарма комитеты каршында оешкан махсус эшче төркем көн саен азык-төлек товарларына мониторинг уздыра.

(28 март, “Апастово-информ”).


Соңгы вакытта райондашлар арасында да халык күпләп азык-төлек, көнкүреш товарлары җыя икән дигән сүзләр таралды. Беркөнне шикәр комы, тоз, он, дөге, карабодай сатып алалар икән дисәләр, икенче көнне исә халык арасында кибет киштәләрендә бәдрәф кәгазьләре дә калмаган икән дигән имеш-мимешләр йөрде. Кибетләрдәге вәзгыять район башкарма комитеты каршында оешкан махсус эшче төркем тарафыннан да контрольгә алынды.
“Һәр көн саен эшче төркем район прокуратурасы вәкилләре белән берлектә кибетләргә чыгып, кибетләрнең халык өчен мөһим булган азык-төлек һәм беренчел кирәк-яраклар белән тәэмин ителешен күзәтә. Шулай ук бәяләр дә игътибарга алына”, - дип белдерде район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече Эльвира Әмирова.
Бүгенге көндә Апастагы сәүдә объектлары тулы режимда эшли. Кибет киштәләрендә азык-төлек, көнкүреш товарлары җитәрлек күләмдә.
“Азык-төлек кытлыгы юк. Көн саен диярлек йөк машиналары белән товар килеп тора. Онны да шикәр комын да теләсә нинди күләмдә сатып алырга була”, - диде район үзәгендә урнашкан федераль сәүдә челтәре кибетенең җитәкчесе Ринат Вәлиуллин.
Кибетләрдә ыгы-зыгы, озын чиратлар да күзәтелми. Сатып алучылар кирәкле әйберләрен җитәрлек итеп сатып ала.
“Азык-төлекне күпләп сатып алганым юк. Җитәрлек итеп кенә алам”, - ди Равия апа Зыятдинова.
Кибетләрдәге азык-төлек товарларының сыйфаты, бәясе Апас кулланучылар хокукларын яклау, дәүләт "Дәүләт алкоголь" инспекциясе тарафыннан да игътибарга алына.
“Социаль әһәмияткә ия булган азык-төлек, көнкүреш товарлары җыелмасына атна саен мониторинг ясыйбыз. Әлегә район кибетләрендә азык-төлек кытлыгы күзәтелгәне юк, - дип белдерде Апас кулланучылар хокукларын яклау, дәүләт "Дәүләт алкоголь" инспекциясе инспекторы Гөлнара Абдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев