Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район судында соңгы көннәрдә саклану чараларын үтәмәгән 50 кешенең эше каралган

Апас район суды Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.6.1 маддәсе, 1 бүлеге буенча 165 кешенең эшен карады.

(18 май, “Апастово-информ“).


Алар – кисәтүләргә буйсынмыйча, коронавирус таралу мөмкинлеге зур булган чорда, үз кагыйдәләре белән яшәүчеләр. Бу хакта судья ярдәмчесе Миләүшә Гомәрова хәбәр итте.


Район судыннан хәбәр итүләренчә, 12 майдан соң, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортларында, сәүдә нокталарында битлек һәм перчаткасыз йөргән 50 кешенең эше каралган. Аларга штрафлар билгеләнгән. Шулай ук таләпләрне үтәмәгән сатып алучыга хезмәт күрсәткән 1 кибет хуҗасына 30 мең сум күләмендә штраф салынган. Кеше кибеткә битлексез һәм перчаткасыз керә икән, хуҗа кешегә дә, сатып алучыга да җәза биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев