Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район ветераннар Советы район башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашты

Очрашуда сүз 60 яшьтән өлкәннәр арасында вакцинация торышы турында барды.

( 11 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Район башлыгы белән очрашуда ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, “Россия пенсионерлар Союзы”ның район бүлеге җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин, авыл җирлекләре ветераннар оешмалары җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Очрашуда коронавирус чиренең мәкерлеге, аңа каршы прививка ясату һәм моның буенча өлкәннәр арасында аңлатулар алып бару хакында сөйләштеләр.
Бүгенге көндә районыбыз өлкәннәренең 63 проценты коронавирус чиренә каршы вакцина алган. Тик коллектив иммунитеты барлыкка килү өчен бу сан җитми.
“Прививка ясату-ясатмау буенча һәркем аңлы рәвештә үзе карар кыла. Шул ук вакытта көн саен халык арасында, җәмгыятьтә яшәвебезне онытмаска тиешбез. Чирле кешеләр белән аралашып, үзебезгә һәм якыннарыбызга куркыныч тудырмыйк. Шуңа күрә медицина буенча каршылык булмаса, вакцина алу мөһим”, - диде район башлыгы Айрат Җиһаншин.
Коронавирус чиренә каршы прививка ясатуның мөһимлеге буенча аңлату эшләре алып бару максатыннан, эшче төркем авылларга рейдлар белән йөри. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендәге төркем әле яңа гына Чирмешән, Бакырчы авылларында булды. Рейдлар дәвам итә.
Район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина белдерүенчә, күп кенә авыл җирлекләрендә вакцинация эше яхшы бара. Өлкәннәр сәламәтлек өчен бу эшнең мөһимлеген аңлыйлар. Әлегә кадәр прививка ясатмаучыларга да бу хакта тагын бер кат җитди уйларга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев