Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү дәвам итә

Бүгенге көндә район буенча барлыгы 3393 апаслы үз тавышын биргән.

“Районыбызда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү башланды. Ул 25 июньнән башлап 1 июльгә кадәр дәвам итә. Сайлау участоклары иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 8.00 сәгатькә кадәр эшли. Бүгенге көндә район буенча 3393 кеше әлеге мөһим вакыйгада катнашып, үз өлешен кертте. Бу 21,9 процентны тәшкил итә”, - дип белдерде район территориаль сайлау комиссия рәисе Гөлнара Садыйкова.
Сайлауларда өлкәннәр дә бик теләп катнаша. Апаста яшәүче Рәшит абый белән Мәрзия апа Шәйхиевлар мәһим чарада беренчеләрдән булып катнаштылар.
“Сайлауга бик шатланып һәм теләп килдек. Ил-көннәребез тыныч булсын, тормышыбыз чәчәк атсын дигән изге теләктә яшибез”, - ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев