Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда коронавируска каршы вакцина ясату эше дәвам итә

Район үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 12198 кеше прививка ясаткан.

(21 февраль, “Апастово-информ”). 
Районда коронавирус чиренә каршы вакцина ясату эше уңышлы дәвам итә. Күптән түгел районда 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар да ирекле төстә вакцина ала башлады. 
“Бүгенге көндә 25 балага прививка ясалды. Хәлләрен ясалган көнне дә, икенче көн иртән дә белешеп торырга тырышабыз. Прививканы балалар әйбәт кичерәләр. Канәгатьсезлек белдерүчеләр юк. Әти-әниләр вакцинаның файдасына өметләнеп калдыруларын белдерәләр”, - дип хәбәр итте район үзәк хастаханәсенең прививка бүлмәсендә эшләүче шәфкать туташы Равилә Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев