Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда әти-әниләр Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырдылар

“Әти-әниләр тарафыннан Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыру көне“ акциясенә апаслылар да кушылды.

(5 апрель, “Апастово-информ”).


Апас мәктәбендә узган чарада әти-әниләр математика фәненнән имтихан тапшырды. Имтихан тапшырырга килүчеләр иң элек махсус металлорамка аша сынау булачак кабинетларга үттеләр. Алар бары тик тик паспорт һәм ручка белән кертелделәр.
“Имтихан тапшыручы бала өчен белем генә түгел, ә психологик әзерлек тә мөһим. Монда әти-әнинең ярдәменнән башка булмый. Әлеге акциянең төп максаты әти-әниләрне дә Бердәм Дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру”, - дип белдерде экзамен үткәрү пункты җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина.
Сынау имтиханында әти-әниләр белән берлектә район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйлфанов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Гәлләмиева, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев