Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда язгы ташуга әзерлек бара

Күперләр, социаль яктан мөһим булган, икътисади һәм тормышны тәэмин итү объектларын су басудан саклау буенча районда җитди чаралар күрелә.

(23 март, “Апастово-информ”).
ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында язгы ташу белән бәйле булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау чаралары хакында сөйләделәр.
Киңәшмә барышында республикада быел язын су басарга мөмкин торак пунктларны атадылар. Татарстанның гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко муниципаль берәмлекләргә ташу башланганчы кар суы басуга дучар булырга мөмкин булган түбәнлекләрдән кар чыгару эшен төгәлләргә кирәклеген белдерде.
Видеорежимда узган киңәшмәдә район комиссиясе вәкилләре дә катнашты. Районның гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алмаз Тугушев район территориясендә язгы ташуга әзерлекне көчәйтү, кисәтү чаралары күрү һәм халыкка ташу чорында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен җиткерерү тиешлеге хакында искәртте.
Районда Дәвеш, Югары Акхуҗа, Сатмыш һәм Зур Күккүз авыллары тирәләләрендә су күтәрелүе мөмкин. Дәвеш, Чирү, Караборнаш, Югары Ындырчы, Шыгай, Азбаба, Берләш, Зур Күккүз, Чүрибураш һәм Тутай авыллары да су басу куркынычы янаган җирлекләргә керә. Әлеге авылларда 274 кеше яши, шул исәптән 38 бала. Күперләр, социаль яктан мөһим булган, икътисади һәм тормышны тәэмин итү объектларын су басудан саклау буенча районда җитди чаралар күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев