Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районнарга ашыгыч ярдәм машиналары

Миңнеханов медикларга яңа машина ачкычларын тапшырды.

(20нче июнь, “Апастово-информ”). 


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов табибларны иртәгә, 21нче июньдә булачак һөнәри бәйрәмнәре белән шәхсән үзе котлады, дип хәбәр итә республикабыз җитәкчелегенең матбугат хезмәте. Ул медикларга ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары ачкычларын тапшырды. 
“Сезгә хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, күрсәткән игелекләрегез өчен зур рәхмәт белдерәм”, - диде Рөстәм Миңнеханов ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә. Ул табиблар һәм шәфкать туташлары белән янәшәдә, автомобиль йөртүчеләрнең дә фидакарь хезмәт күрсәтүләрен билгеләп үтте. Пациентларның тормышы өчен аларга да зур җаваплылык йөкләнгән. 

Автомобильләр үз илебездә җитештерелгән җиһазлар белән тәэмин ителгән. Алар Россия Президенты Владимир Путинның ашыгыч ярдәм күрсәтү станцияләренең техник җиһазланышын ныгыту буенча кабул иткән карарлары кысаларында кайттылар. Бу ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәлелеген күтәрәчәк. Аеруча, зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләргә уңайлы машиналар алар. 

Татарстанга 24 автомобиль кайтты. Июнь ахырына кадәр тагын бишәү көтелә. Быел республика чыганакларынннан өстәмә 54 машина алачаклар. 
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары республика районнарына юнәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев