Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның барлык сайлау участокларында шәхси куркынычсызлык чаралары күрелә

Сайлау участогына кергәндә һәркемнең тән температурасы үлчәнелә, битлек һәм бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар бирелә.

(27 июнь, “Апастово-информ”).


Район мәдәният йортында урнашкан 879номерлы сайлау участогында җитди саклану чаралары булдырылган.
“Сайлау участогына керүче һәр кешенең иң элек тән температурасы үлчәнелә, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар бирелә һәм куллары антисептик сыекча белән эшкәртелә. Шулай ук һәркемгә аерым авторучкалар да каралган. Сайлаучылар арасында 1,5-2 метр дистанция саклау мөһим шарт булып тора. Моның өчен махсус тамгалар да билгеләнде. Эш вакыты тәмамлангач, бинада дезинфекция чаралары үткәрелә”, - дип белдерде 879нче сайлау участогы секретаре Земфира Мөхәммәтшина.
1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе узачак. Бу көн рәсми рәвештә ял көне дип игълан ителде. 25 июньнән сайлаучылар үзләренең яшәү урыннары буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп, алдан да тавыш бирә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев