Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбыз мәктәпләрендә укучыларга аттестат тапшыру бара

Бу көннәрдә 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алалар.

(16 июнь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Быел районыбызның 63 укучысы 11нче сыйныфны, 168 укучысы 9нчы сыйныфны тәмамлый. Алар арасында 9 кызыл аттестат алучы һәм 9 медаль иясе дә бар.

-Мактаулы медальләр алдагы елларда имтиханнар узгач кына тапшырыла иде. Илдәге вәзгыять белән бәйле үзгәрешләр чыгу сәбәпле, медальләр соңрак кайтачак. Шуңа күрә укучылар борчылмасыннар иде. Югары уку йортларына керү өчен аттестатлар гына кирәк булачак, - дип белдерде район мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Рамилә Шәвәлиева.

Алдагы еллардан аермалы буларак, мәктәп җитәкчелеге үз укучыларына аттестатларны барлык саклану чараларын күреп, үзләре тапшырды. Шулай булса да, тантаналарны һәр мәктәп коллективы укучыларга истә калырлык итеп, бәйрәмчә оештырырга тырышты. 

Кичә һәм бүген Балыкчы, Балтай, Сатламыш, Каратун һәм башка кайбер мәктәпләр укучыларына аттестатларны тапшырып өлгерде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев