Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика юбилее көмештә мәңгеләштерелде

Бүген Россия Банкы “Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел” дип аталган, номиналы өч сум булган истәлекле көмеш тәңкәне әйләнешкә чыгарды.

(29нчы апрель, “Татар-информ”).
925 пробалы чиста көмешкә күчергәндә 31,1 грамм тәшкил иткән тәңкәнең йөзендә Россия Федерациясенең Дәүләт гербы, икенче ягында рельефлы тасвирлама: традицион татар киемнәреннән киелгән милли бию башкаручы яшьләр. Икенче планда - Казан Кремле. Татарстан гербы тәңкәнең өске өлешендә лазер белән төшерелгән дип хәбәр итә Россия Банкының матбугат үзәге. Әлеге тәңкә яхшы сыйфатлы технология нигезендә хәзерләнгән.


Россия Банкының истәлекле тәңкәләрендә Татарстан өчен мөһим вакыйгалар, аның мәдәнияте, архитектура һәйкәлләре урын ала иде. Быел Республиканың 100 еллыгына багышлап, махсус тәңкә чыгарылды. Анда татар мәдәниятенең аерым бер элементы - халык биюе тасвирланган”, - дип билгеләп үтте Бүлек идарәчесе.
Россия Федерациясе Үзәк Банкның Идел - Вятка баш идарәсенең Татарстан буенча Милли Банк идарәчесе - Марат Шәрифуллин.

 


Россия Банкы төрле елларда Татарстанга һәм Казанга багышлап, 20дән артык истәлекле тәңкә чыгарды. Мисал өчен, Республика гербы төшерелгән “Татарстан Республикасы” тәңкәсе “Россия Федерациясе” тәңкәләре сериясенә кергән. Ә инде, “Казан” тәңкәсе шәһәрнең 1000 еллыгына чыгарылып, “Росссиянең тарихи шәһәрләре” сериясенә керде.


Моннан тыш, 2013нче елда Казан шәһәрендә булып узган Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлап, 2015нче елдагы су төрләре спорты буенча дөнья чемпионатына багышлап, 2018нче елдагы футбол буенча шулай ук дөнья чемпионатына багышлап истәлекле акча тәңкәләре чыгарылды. Россия Банкы тәңкәләрендә Казан Кремле, Бөек Болгар, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, Казан дәүләт университеты һәм Татарстан Республикасының башка истәлекле урыннары тасвирланды. Чыгарылган тәңкәләр турында информацияне Россия Банкы сайтында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев