Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республикабыз Прокуратурасы үзизоляция режимын бозган өчен, ике кунакханә эшчәнлеген туктату буенча кисәтү ясады

Социаль челтәрләрдәге үз аккаунтларында әлеге кунакханәләр үзләрендә күңел ачу чаралары оештыру мөмкинлеген тәкъдим иткәннәр.

(13нче май, “Апастово-информ”).


Республикабыз Прокуратурасы үзизоляция режимын бозучы ике кунакханә эшчәнлеген туктату мөмкинлеге турында кисәтте. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.


Прокуратура хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә “Корстон-Казань” һәм “Ривьера” кунакханәләренең аккаунтларында реклама тәкьдимнәренә игътибар иткәннәр. Әлеге рекламаларда үзизоляция режимы вакытында кунакханәләрнең үзләрендә күңел ачу чаралары үткәрү мөмкинлеге турында әйтелә.


Тикшерүләрдән соң, күзәтү ведомствосы ООО “Корстон-Казань” һәм “Отель Ривьера” җитәкчеләренә кисәтү ясады. Вазифалы затларны үзизоляция режимын бозган өчен, закон буенча җаваплылыкка тартылачакларын искәртеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев