Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ Конституциясенә кертеләчәк барлык социаль төзәтмәләр гаиләләргә ярдәмгә эшләячәк

Россиянең Төп канунына кертелүче төзәтмә гаиләне, гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклауга тулы күләмдә хезмәт итәчәк.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Эвелина Киселева).
Социаль юнәлешкә корылган төзәтмәләр, Россия Конституциясендә урын алгач, Россиядә гаилә үсешенә уңай тәэсир итәчәк. Татарстан Җәмәгать палатасы председателе Зилә Вәлиева “Татар-информ” матбугат агентлыгына шундый фикерен белдерде.
“Без шартлы рәвештә социаль пакет дип атаган төзәтмәләрнең барлык маддәләре дә гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлгән. Минем уйлавымча, аларны кабул иткәч, гаиләләрнең тормышында бу нык сизеләчәк”, - диде ул.
Вәлиева шулай ук, гаиләне, әти-әниләрне һәм балаларны яклау турында Россия Конституциясенең 72нче маддәсенә кертелүче өстәмәләрнең - дәүләт өчен өстенлекле кыйммәтләргә ия булуын дәлилли дип, ассызыклады.
Элегрәк, “Татар-информ” матбугат агентлыгы хәбәр икәнчә, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе председетале Шамиль Агеев Конституциягә кертелүче гражданнарның хезмәтенә хөрмәт белән карау турындагы төзәтмәнең эшчеләргә хезмәт хакын директорныкы дәрәҗәсенә кадәр арттыру өчен, стимул булуын әйткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев