Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сайлау участоклары эшчәнлеге белән танышты

Районыбызда РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү уза.

(30 июнь, “Апастово-информ”). 


Районда 57 сайлау участогы эшли. Сайлау участоклары эшчәнлеге белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов танышты. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә район мәдәният йортында урнашкан 879нче номерлы сайлау участогында булып, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше белән кызыксынды, сайлау комиссиясе әгъзалары белән аралашты. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча үз фикерен белдерде. 

“Минемчә, сайлауга килеп, үз фикереңне белдерергә, РФ Конституциясенә кертелгән төзәтмәләрнең уңай якларын белергә, күрергә кирәк. Анда хезмәт, балаларга игътибар, регионнарга өстәмә вәкаләтләр бирелү, социаль юнәлешкә, сәламәтлекне саклау өлкәсенә кагышлышлы мәсьәләләр турында, туган телне, күпмилләтле халыкның гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләсендә дәүләтнең үз юнәлешле эше булуы хакында әйтелә”, - дип белдерде ул. 
РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньнән башланды. Сайлау участокларында барлык куркынычсызлык таләпләре төгәл үтәлә. Бирегә килүче һәркемнең иң элек температурасы үлчәнелә, битлек, перчаткалар, авторучка бирелә. Сайлау участоклары даими дезинфекцияләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев