Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Роза апа Бикчәнтәева үзен белә башлаганнан бирле “Йолдыз” укый

Күкшем авылында яшәүче Роза апа Бикчәнтәева район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә юллаган иде. Аңа да бәхет елмайды. 5 үрдәк бәбкәсе Күкшемгә “китте”.

(17 май, “Апастово-информ”).


Роза апа гомер буе сыер сауган. Бүген дә яраткан хезмәтеннән аерылмаган. 62 яшьтә булса да, велосипедына утырып, хезмәт урынына ашыга.


“Менә бит үрдәкле дә булдым. “Йолдыз”да укып, отышлар буласын белдем дә, квитанцияне юлладым. Яңа ел бәйрәмнәрендә иң зур отыш иясе дә булганым бар. Сабантуйларда да бүләк отам. Бу юлы да бәхет елмайды”, - ди ул.


Роза апа район газетасын да кечкенәдән укуын белдерде. “Бөтен битен укып чыгам. Көтеп кенә торам”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев