Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сарайда кыз бала йомарланып йоклап ята». Биш балалы хатын олы кызын кыйнап имгәткән

Канга баткан кыз күршедәге укытучының сараена кереп кача.

Ростов өлкәсендә күп балалы хатын олы кызы белән вәхшиләрчә кыланган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хокук саклау органнарындагы чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Ольга (исеме үзгәртелә) беренче баласын 18 яшендә таба. Баланың атасы белән мөнәсәбәтләр бозыла, ул баласын ялгыз үстерә башлый. Аннары икенче ир очрата һәм алар бергә яши. Ир белән хатынның тагын өч улы һәм бер кызы туа. Нәни кызга хәзер бер яшьтән артык.

Ольга еш кына салгалап йөри, аннары олы кызын кимсетә, кыйный. Ольга эчүдән туктап торган арада ул олы кызы белән яхшы мөнәсәбәттә була.

Узган елның декабрь азагында Ольга кабат исерек була, кызына кычкыра башлый. Аннары ул 13 яшьлек кызын кулына нәрсә очрады шуның белән сугып кыйный. Кыз бала өйдән чыгып кача, күршеләрнең ишегалдына керә. Бу йортта укытучы яши. Бала укытучыны уятырга курка, сарайга кереп кача.

Иртән укытучы хатын ишегалдында кан таплары күреп ала. Ул сарайга керә. Биредә иске диванда кыз бала йомарланып йоклап ята. Укытучы баланы уята, кызның бөтен җире кара янып беткән, кан укмашып каткан була. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә илтәләр. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый. Ольганың балаларын опека алып киткән, хәзер аны ана булу хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев