Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау участокларында битлек, перчатка һәм ручка бирәләр

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хуҗасы коронавируска каршы күрелгән чаралар турында сөйләде.

(10нчы июнь, “Апастово-информ”).


“Республикабызда барлык сайлау участок комиссияләрен шәхси саклану җиһазлары белән тәэмин итү буенча зур эш алып барабыз. Төп бурычыбыз - сайлаучыларны да, сайлау комиссия членнарын да куркынычсызлыкларын тәэмин итеп тавыш бирүне оешкан төстә үткәрү. Участокларда сайлау участогына кергән һәм чыккан урыннарда дезинфекция ясау җиһазлары, моннан тыш, битлекләр һәм перчаткалар булачак”, - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев.

Ул сайлаучыларга үзеңнең саклану җиһазларың белән килсәң, тагын да әйбәтрәк булачагын искә төшерде.
Һәр участокта температураны үлчәү мөмкинлеге булачак. Без тавыш бирүчеләр белән бернинди элемтәгә кермибез. Сайлаучы комиссия членына паспортын ачык килеш ерактан күрсәтәчәк. Без мәгълүматларны журналга теркибез. Тавыш бирүче өстәлдә яткан бюллетеньне үзе элемтәгә кермичә генә ала. Аннан соң, тавыш бирү кабинкасына керә. Анда да берникадәр үзгәреш бар. Роспотребнадзор таләбе буенча, алгы стенкасы булмаячак”, - дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хуҗасы.

Сайлаучылар участокка бер яктан керсәләр, икенче яктан чыгып китәләр. Бер-берсе белән очрашмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев