Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлау участокларында вируска көн булмаячак

Россия Федерациясе Конституциясе буенча тавыш бирү участокларында һәр көнне санитар эшкәртү үткәрәчәкләр.

(24 июнь, “Апастово-информ”)


Илебезнең Төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү Татарстанда 25нче июньнән 1нче июльгә кадәр булачак. Тавыш бирү участоклары һәр көнне дезинфекцияләнәчәк. Татарстан үзәк сайлау комиссиясе председатле Андрей Кондратьев шул турыда сөйләде.

“Һәр көн азагында Татарстан ветеринария хезмәте белгечләре биналарда тулы санитар эшкәртү үткәрәчәкләр. Тавыш бирү кабиналары, мебель, җиһазлар, керү-чыгу урыннары, стеналар, хәтта, бинаның крысасына кадәр җитди эшкәртелү узачак”, - диде Кондратьев.

Участокта санитар эшкәртү дезинфекция үткәргәннән соң, аны беркем дә кермәслек итеп бикләп куячаклар. Икенче көнне генә тавыш бирүгә ачылачак ул участок.

Моннан тыш, көн дәвамында да сайлау участокларында даими рәвештә, махсус эретмә белән дезинфекция ясаячаклар. Бу сайлауга килүчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен эшләнә, дип билгеләп үтте Татарстан үзәк сайлау комиссиясе председателе.
Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча 65 территориаль һәм 2809 участок сайлау комиссиясе эшкә җигелгән. Алдагы көнне алар Роспотребнадзор таләпләре нигезендә, участокларны хәзерләү эшен төгәлләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев