Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сайлауга берәмләп кенә кертәләр

Сайлау участокларында битлекләр, бияләйләр һәм ручкалар таратачаклар, температураны үлчәячәкләр, берүк вакытта 12 кешедән дә артык кертмәячәкләр.

(16 июнь, “Апастово-информ”).


Сайлау участокларында 8-12 кешедән дә артык булмаячак. Татарстанда шулай хәл ителде. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчсесе Андрей Кондратьев белдерде.

“Тавыш бирү бүлмәсенә кергәндә, килүчеләрнең барысының да температурасы үлчәнәчәк, шулай ук дезинфекция үткәрүче келәмнәр куелачак. Антисептиклар булачак, дистанцияне саклау өчен 1,5 метр ара билгеләнәчәк. Ә яшерен тавыш бирү кабиналары алгы пәрдәсез булачак”, - диде Андрей Кондратьев.

“Роспотребнадзор” таләбе буенча биналар дезинфекцияләнәчәк. Даими җилләтелеп торачак.

“Кеше паспортын комиссия членына тоттырмый, бары тик ерактанрак тиешле битен ачып күрсәтә генә. Без сайлауда катнашучылар арасында элемтәне мөмкин кадәр киметергә тиешбез”, - дип билгеләп үтте Кондратьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев