Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шифалы куллы, олы йөрәкле Әлфинур апабызны югалттык

Караборнаш авылында яшәүче Әлфинур апа Гыйниятуллинаны белмәүчеләр сирәктер. Бик күпләр аның кулларының дәвасын тойган, киңәшләренә таянган. Үзе кылган игелекләре белән мактанырга яратмаса да, халык рәхмәтен еш ишетте ул. Аның янына сихәт эзләп әллә кайлардан килделәр.

Әлфинур апа тумышы белән Олы Бакырчы авылыннаниде. Сугыш вакытында алты ел вербовкада йөргән. Урман кискән, таш, торф чыгарган. Фермада дуңгыз караган, колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Борчу-хәсрәтләрне дә үз йөрәге аша үткәргән. Ике баласын югалту ачысын кичергән. Соңгы елларда Апаста яшәүче кызы һәм аның гаиләсенең игелекләрен, кайгыртуын тоеп яшәде.

Әлфинур апа Гыйниятуллинаның балаларының, туганнарының, якыннарыеың тирән кайгысын уртаклашабыз. 
Изгелекләрең, шифалы кулларың халык күңелендә мәңге сакланыр, хуш, Әлфинур апабыз!

Район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев