Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәйхетдинов: төзәтмәләр информацион-технологик үсешнең өстенлеген билгеләячәк

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.

(30 июнь, “Апастово-информ“).


Татарстан Премьер-министры урынбасары, Иннополис үсешен күзәтүче Роман Шайхетдинов Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашты.
“Иннополис һәм гомумән, технологик үсеш өчен иң кызыклы төзәтмәләрнең берсе – 114нче маддәгә үзгәрешләр кертү. Бу илебезнең информацион технологияләр үсешенең өстенлеген билгели. Сер түгел, бүгенге көндә илләр үзара технологияләр һәм кеше капиталы белән көндәшлек итә ”, - диде Шәйхетдинов.
Аның сүзләренчә, бу төзәтмә санлы җәмгыятьтә куркынычсызлык институтларына ярдәм итәчәк, россиялеләрнең шәхси мәгълүматларын яклаячак, дәүләт секторында да, матди җитештерү өлкәсендә дә цифрлаштыру үсешен стимуллаштырачак. Шулай ук, кеше капиталының актив үсешен тәэмин итәчәк.
Татарстанның Премьер-минстры урынбасары башка актуаль төзәтмәләр арасында, шулай ук, гражданлык җәмгыяте ярдәме, никах һәм гаилә институтлары үсеше һәм россиялеләр өчен социаль гарантияләрне атады.

Шәйхетдинов Иннополис мәктәбендә тавыш бирде. Подъездда аның температурасын үлчәделәр, бюллетень һәм бер тапкыр кулланыла торган каләм бирделәр. Аннан соң, ул, тиешле дистанцияне саклап, сайлау комиссиясе әгъзасына ачылган паспортын күрсәтте. Бюллетень алды һәм сайлау кабинетына үтте.
Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020нче елның 25нче июненнән 1нче июленә кадәр дәвам итә. Тавыш бирү участокларында куркынычсызлык таләпләре үтәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев