Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль иппотека алучыларга түләүләрне рефинансларга һәм дәүләт ярдәме алырга тәкъдим иттеләр

Татарстанлылар соципотека килешүен сату-алу килешүенә алыштыра алачак.

(19 июнь, “Апастово-информ“).


Татарстанда социаль иппотека алучыларның социаль ипотека шартнамәсеннән сату-алу килешүенә күчү мөмкинлеге барлыкка килде. Түләүләрне мондый рефинансирование аларга дәүләт ярдәме чараларыннан – ана капиталыннан һәм процент ставкасын дәүләт субсидияләвеннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.

«Дәүләт ярдәме алу өчен таләпләр Федераль законнарда төгәл чагылдырыла – алар РФ Үзәк банкы лицензиясе булган банк учреждениеләре аша алынган ипотеканы түләүгә юнәлдерелгән. Безнең соципотечниклар да дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алсын өчен, Дәүләт торак фонды сату-алу шартнамәсенә күчү механизмын эшләде», – дип билгеләп үттеләр фондның матбугат хезмәтендә.

Рефинансирование өчен гаризаны берничә шартны үтәгәндә бирергә була: соципотека килешүе күпфатирлы йорттагы фатирга төзелергә тиеш, фатир буенча милек хокукын теркәү булмаска тиеш, шулай ук максатчан акчалата займ килешүе яки бурычларны түләтү турында суд карарлары чыкмаган булуы шарт.

Әгәр катнашучының баласы туса, аларга дәүләт ярдәме сыйфатында 200 мең сум акча күчерергә тиешләр яки килешүдә катнашучылар дәүләт ярдәмен алудан баш тарту турында гариза бирергә тиеш.

Элегрәк Дәүләт торак фонды Коронавирустан зыян күрүчеләргә Covid-19 кредит каникулларын тәкъдим иткән иде. Моннан тыш, социаль ипотеканы рәсмиләштерү мөмкинлеге киңәйтелде, хәзер аны бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләр дә ала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев