Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Субсидия алыр өчен бары тик ике - 29, 30нчы июнь көннәре генә калды

Районда каз-үрдәк алучыларга субсидиясе кайта.

(27 июнь, “Апастово-новости”).


Кош-корт асрау отышлы бүген. Районыбызның күп кенә шәхси хуҗалыклары каз-үрдәк асрый. Үзеңә ашарга да, күчтәнәчкә дә әйбәт ул каз белән үрдәк. Бүген инде Хөкүмәт терлек, кош-корт асраучыларга ярдәм күрсәтә. Каз һәм үрдәкне күмәртәләп алучыларга тиешле документларны тутырганнан соң, субсидия бирелә. Мисал өчен, районда халыкка каз белән үрдәк бәбкәләре алып кайтып сатучы эшмәкәрләр бар.

Болынбалыкчыда Кәлимуллиннар гаиләсе үзләре өчен дә, халыкка сату өчен дә шундый кош-кортлар ( Линдовские казлары, Черри-вилли үрдәкләре) алып кайталар.

Районда каз һәм үрдәк бәбкәләрен сатып алып, бу турыда чек һәм ветеринария справкасы булганда, дәүләт субсидиясе бирелә. 50-100гә кадәр каз алган очракта, бер каздан - 100 сум субсидиясе, ә шул күләмдә үрдәк алганда, бер баштан - 80 сум субсидиясе кайта. Бройлер чебешләргә 30 сумы кире кайта.

“Инде күп кенә хуҗалыклар каз һәм үрдәк бәбкәләрен алып, аларны рәсмиләштереп, тиешле субсидияләрне алырга өлгерделәр дә инде. Кош-корт алучылар күп булса да, дәүләт ярдәмен сорарга икеләнеп калалар, мәшәкатьләнеп йөрмибез диләр. Гади халык өчен тиене дә артык түгел бит. Файдалансыннар иде бу мөмкинлектән. Барлык документларын бирәбез”, - диләр Кәлимуллиннар гаиләсе.

Июнь ае төгәлләнеп килә. Шуңа күрә, Хөкүмәт биргән уңай мөмкинлекләрдән файдаланып, шәхси хуҗалыкларга кош-корт алып, аларны рәсмиләштереп, субсидия сорап, мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев